Бу эш авыл җирлекләрендә актив төстә алып барыла: узган атнада, мәсәлән, 301 мең сум күләмендә җир салымы җыелган (җыелырга тиешле бу төр салым 885 мең сум тәшкил итә. Транспорт салымы – күләме буенча иң зуры: машина-трактор хуҗаларыннан 1 миллион сумнан артык түләүләр кергән, тагын 7 миллион 110 мең сум салым җыеп аласы бар.
1 октябрьдән соң бурычларга пеня өстәлә башлаячак, шуңа да салымнарны түләп бетерү хәерлерәк.