Анда оештыру мәсьәләләре каралды. Депутатлар Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы итеп бертавыштан Александр Никошинны сайладылар. Башлык урынбасары вазыйфасына Наталья Ярусланова сайланды.
Базарлы Матак авыл җирлеге советыннан муниципаль район советына вәкил итеп депутатлар Светлана Одушкинаны күрсәттеләр.
22 сентябрьдән Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителде.