Депутат корбан ашы үткәрде

2015 елның 26 сентябре, шимбә
Депутат исеменнән ил-көнгә иминлек теләп ике сарык корбанга чалынды, ә “Эдем” кафесында бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылгач, автобусларга утырып, 40 кеше кафега килде. Биредә инде корбан ите пешереп, кунакларны көтеп тора иделәр. Мөселманнарга депутатның котлавы җиткерелде. Аларны шулай ук район башлыгы Александр Никошин да тәбрикләде. Район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов Фоат Вәлиевка, район җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, барлык әлкилеләргә тыныч тормыш теләп дога кылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International