Николай Павловичның соравына Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин җавап бирде.
–Киләсе 2016 елда район үзәге урамнарындагы юлларны тәртипкә китерү буенча планнар зурдан – 12 урамны асфальт юллы итәрбез дип торабыз. Шул исәптән Актай урамын да төзекләндерәчәкбез. Әмма башта иртә яздан ук Маклашевкадагы су системасын эшләп бетерәсебез бар. У эшне ничек тә озакка сузмый гына төгәлләгәч, юлларны ремонтлый башлаячакбыз. Бу аңлашыла да: су системасын алыштыруны ахырга калдырсак, яңа юлларны җимерергә туры киләчәк бит. Бераз түзегез инде, Николай Павлович, киләсе елда Актай урамы гына түгел, башка урамнар да әйбәт юллы булачак бит.