Укучыларыбыздан еш ишетелә торган бу сорауга җавапны район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәис Сафин ярдәмендә әзерләдек.
“Россия Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә яңа туганнан алып 12 яшькәчә балаларны (гәүдә авырлыгы 36 кг, буе 144 сантиметрга кадәр) автотранспортта утыртып йөрүгә карата таләпләр язылган. Анда әйтелгәнчә, транспорт чарасының төзелеш үзенчәлекләрен искә алып, баланың куркынычсызлыгын тәэмин итми торып, кечкенә пассажирны машинага утыртырга ярамый. Куркынычсызлык каешы булган машиналарда 12 яшькәчә балаларны тотып торучы җайланма яисә аларны куркынычсызлык каешы эләктерүне мөмкин итүче башка җайланма ярдәмендә, ә җиңел машинаның алгы урынында бары тотып торучы җайланма ярдәмендә генә йөртү рөхсәт ителә.
Баланы тотып торучы җайланмалар – бала бишеге, бала креслосы, бустер (“өстәмә мендәр”). Җайланманы махсуслашкан кибеттән сатып алганда сатучы белән киңәшләшергә була. Билгеле, креслоны сатып алырга бала белән бергә барсаң яхшырак. Болай эшләгәндә аның гәүдә авырлыгын гына түгел, буен да исәпкә алып булачак бит. Җайланманы сатып алыр алдыннан бик яхшылап аның инструкциясен укып йөрәнергә, аны машинага урнаштырып, баланы да утыртып, беркетеп карарга кирәк. Иң яхшысы – моны сатучы белән бергә эшләү. Кечкенә пассажир үсеп, гәүдә авырлыгы нәкъ менә шушы җайланма өчен рөхсәт ителгәннән артып китсә, аны алыштырырга вакыт дигән сүз.