Аларның берсе шул ук сәбәп белән икенче тапкыр эләккән инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу кадәр җавапсызлыгы өчен аңардан 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф түләтергә яисә 2 елга кадәр төрмәгә үк утыртып куярга мөмкиннәр.
Атна дәвамында барлыгы 91 кагыйдә бозу очрагы теркәлеп, аларның бишесе алдан салынган штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле.