Район башлыгы призларына конкурс

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Мәгълүм булганча, Базарлы Матакның үзәк урамы Советлар Союзы Герое якташыбыз Степан Крайнов исемен йөртә. Район советы һәм башкарма комитеты игълан иткән әлеге конкурс бу урамны күркәмрәк, матуррак итүне күздә тота.

Авылларда парклар төзү һәм реконструкцияләү буенча быел алып барылган күләмле эш киләсе елда да дәвам иттереләчәк. Һәм паркларыбызны яхшырту, ямьләндерү буенча халыктан тәкъдимнәр, инновацион идеяләр, проектлар көтелә.

Хөрмәтле әлкилеләр! Үзегезнең тәкъдимнәрегезне, кызыклы идеяләрегезне язма рәвештә район советының  оештыру бүлегенә тапшырсагыз иде. Бу тәкъдимнәр, проектлар шулай ук конкурста катнашачак һәм иң уңышлылары район башлыгы призларына ия булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International