Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Мәктәп автобуслары
2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Бусы тагын өстәмә проблемалар китереп чыгара, билгеле. Иң мөһиме – укучы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү. Күптән түгел булып үткән район башкарма комитеты утырышында шул турыда җитди сөйләшү булды.
Бүгенге көндә район буенча 34 мәктәп маршруты төзелгән. Аларның барысын да тикшереп, паспортлар ясалган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе балаларны автобусларда йөртү буенча җаваплы кешеләр билгеләү турында боерык биргән. Мәктәп автобуслары шоферларына нинди җаваплы эш башкарулары хакында даими әйтеп-кисәтеп торалар – инструктаж үткәрәләр. Тизлек режимын, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү хакында да белә алар. Хәер, автобусларның һәр хәрәкәтен ГЛОНАС системасы спутник аша күзәтеп тора. Кыскасы, мәгариф идарәсе һәм мәктәпләр җитәкчеләре үзләреннән тиешленең барысын да эшләргә тырышалар.
Әмма проблемалар да юк түгел. Беренче һәм иң мөһиме – автобусларның искерүе.
–Бүгенге көндә 8 автобус ахыр чиккә җитеп тузган. Башкалары да кичектергесез ремонт сорый,–дип борчылып әйтте киңәшмәдә мәгариф идарәсе вәкиле Нурания Заһидуллина.
Ә бит автобусларның иминлеге беренче чиратта машиналарның төзеклегеннән тора. Аларны ремонтлау өчен 400 мең сумнан артык акча кирәк. Ә бу район бюджеты өчен бик зур сумма. Әле тагын кышкы резина алып кую өчен дә 30 меңләп сум акча таләп ителә. Дөрес, куанычлы яңалык та бар: Иске Матак мәктәбенә укучылар йөртү өчен өр-яңа автобус кайтарылды. Югары Колчурино мәктәбе өчен дә вәгъдә ителгән машинаны көтәләр. Районга яңа автобуслар сорап август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховка да мөрәҗәгать иттеләр безнекеләр. Зур кунак вәгъдә бирмәде бирүен, әмма бу турыда хәбәрдарлыгы кыйммәт. Мөгаен, мәсьәләне игътибарсыз калдырмас.
Мәктәп директорларының да зарланырга сәбәпләре бар икән. Бердән, һаман шул акча җитмәү – бензинга, запас частьләргә, шоферны медицина каравы уздырган өчен медицина учреждениесенә… Икенчедән, балаларны автобусларда мәктәпләргә ташу гомумән директор эше түгел. Моның белән башка районнарда автотранспорт предприятиеләре шөгыльләнә икән бит. Кызганыч, бездә АТП юк, шуңа күрә бу мөһим эшне мәктәпләр башкарырга мәҗбүр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин юлларның торышы турында сүз кузгатты. Бигрәк тә Шәпкә янындагы юл борчу тудыра, шоферлардан аеруча игътибарлылык сорый, дип кисәтте ул.
Кыскасы, мәсьәлә бик мөһим һәм тиз арада хәл ителергә тиешле яклары да бар. Ата-ана тыныч күңел белән улын-кызын өеннән чыгарып җибәрсен, юлда мәктәп автобусы бәлага юлыкмасын өчен кирәк бу. Һәм балалар автобус килмәү сәбәпле дәресләр калдырмасын өчен дә. Кызганыч, кайчак алары да булып тора шул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
«Тотальный диктант» дип язарга чакырабыз!
«Тотальный диктант» дип язарга чакырабыз!
Ашыгыч кисәтү 18.04.2026
Ашыгыч кисәтү 18.04.2026
ФКГС-2027 Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә әзерләнәбез Важ мөһим вакыйга якын!
ФКГС-2027 Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә әзерләнәбез Важ мөһим вакыйга якын!
16
апрель, 2026 ел
17.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 17 апрель 2026 елның 17 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр)..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз