Өлкәннәр көне белән!

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

“Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннарыбыз! Район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән бәйрәм белән кайнар тәбрикләп, сезгә иң җылы теләкләрне һәм  күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәм. Сез, Бөек Ватан сугышы афәтләрен үз җилкәгездә татыган,  сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга, төрле елларда район икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән, илебезнең данлы хезмәт елъязмасына үз сәхифәләрегезне язган өлкәннәребез алдында без зур бурычлы. Бүген дә  сез актив гражданлык позициягез белән аерылып торасыз, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәгезне уртаклашасыз, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә катнашасыз.

Өлкәннәр, ветераннар турында кайгырту – безнең хезмәтебездә

өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Һәм бу мөһим эш ел әйләнәсе алып барылырга, өлкәннәр турында кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүне һәркем үзенең бурычы санарга тиеш.

Кадерле өлкәннәребез! Бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә нык исәнлек, күңел күтәренкелеге, тормышыгызда иминлек, муллык, җан тынычлыгы телим. Балаларыгыз һәм якыннарыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең  кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез!”– диелә район башлыгы котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International