Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Сөйләшеп сүзләр бетмәде
2015 елның 6 октябре, сишәмбе
Корбан бәйрәме көннәрендә без редакция коллективы исеменнән корбан чалдырдык. Өлкәннәр көне дә быел Корбан аена туры килде. Бу кышта редакция бинасында зур гына ремонт булды бит, яңарып, ямьләнеп киткән бүлмәләребезне дә ветераннарыбызга, элекке коллегаларыбызга күрсәтәсебез килде.
Чакырылган кунакларыбызның барысы да диярлек килде. . Озак еллар газетабызда редактор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Бари ага Гыйльмиевны, элекке редакторыбыз, бүген "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Шәһит Гатауллинны, типографиядә һәм редакциядә эшләп киткән хезмәттәшләребезне бик сөенеп каршы алдык.
Мәҗлесебезне районыбыз имам-мөхтәсибе Исламетдин хәзрәт Шәйхетдинов догалар укып башлап җибәрде. Аның вәгазьләрен дә тын да алмый тыңладык. Редакция һәм типографиядә төрле чорда эшләгән, бүген инде арабызда булмаган хезмәттәшләребезнең һәркайсын сагынып искә алдык. Исламетдин хәзрәт аларның рухына догалар багышлады. Габдрәүф абый, Рафик абый, Марс абый, Маргарита Тимофеевна, Сәүдә апа, Рушания апа, Фәридә апа, Саимә апа, Нәбирә апа, Әнвәр абый, Гөлфәния апа, Исламия апа, Госман, Рәмзия, Гөлүсә, Рәйхана, Рамил, ике Рәшит… Алар барысы да иң матур, яшь, энергияле елларын газета чыгару эшенә багышладылар. Бик күбесе рәхәтләнеп яшәргә дә өлгермичә, яшьли бакыйлыкка күчтеләр. Редакция диварлары әле дә аларның рухын, җан җылысын саклыйдыр кебек. Урыннары җәннәттә булсын!
Яшьлек елларында район газетасы хәбәрчесе булып эшләгән Салих абый Насыйбуллин бүген Базарлы Матакның Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы. Ул укыган догалар да мәҗлесебезне ямьләндерде. Авылларга җәяү йөреп газетага язмалар әзерләгән чакларны да искә төшереп алды Салих абый.
Корбан ашыннан авыз итеп, чәйләр эчкәч, хәзрәтләрдән рөхсәт сорап җырлашып та алдык. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Марс Ибраһимов, Эльмира Шиһапова, Ленар Гыймаев, Аида Гайнетдинова матур җырлары белән күңелләрне күтәрделәр. Алар яшьлегебез көйләрен башкарганда без дә кушылдык. Типографиядә эшләгән елларында бер генә үзешчән сәнгать концерты да ансыз узмаган Мәүлия апа Зыятдинованы сорап җырлаттык. Тавышы һаман иркен, көчле, матур икән. Марат абый Хәмитовның үзенчәлекле куплетларын һәм шигырьләрен дә рәхәтләнеп тыңладык.
Өлкәннәребез, хезмәттәшләребез белән күрешү-аралашу күңелләргә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде, җанга җылы өстәде. Әмма әле сөйләшеп сүзләр бетмәде. Кабат шулай очрашырга, бер өстәл артына җыелырга насыйп булсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
10.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
10.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
8
июнь, 2026 ел
09.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне 2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә.
Йомшак алкогольле эчемлекләр: яшүсмерләрнең сәламәтлеге өчен яшерен куркыныч
Йомшак алкогольле эчемлекләр: яшүсмерләрнең сәламәтлеге өчен яшерен куркыныч
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз