Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Караңгыда аклы кием ки
2015 елның 6 октябре, сишәмбе
Статистика мәгълүматларына караганда, юлда октябрь-ноябрь айлары аеруча хәвефле. Бу вакытта көн озынлыгы сизелерлек кыскара, ә эңгер-меңгердә, бигрәк тә яңгырда күз күреме бик начарлана.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә булганда җәяүлеләрнең үз киемнәрендә ут чагылдыргыч элементлар (әйтик, фликерлар, беләзекләр) файдалануын таләп итә. Әмма без авыл яисә шәһәр эчендә дә әлеге таләпне үтәргә киңәш итәбез. Караңгыда урамга чыкканда һич югында ут кайтаргыч өстәмәләр куелган, ачык төстәге элементлар белән бизәлгән куртка киегез.
Якын арага фаралары кабынган бүгенге автомобильләрдә караңгыдагы җәяүлене күп дигәндә 50 метр ераклыкта күрергә мөмкин. Ә ут чагылдыргыч беләзекле яисә киемендә ачык төстәге элементлар булган җәяүле 200 метрдан ук күренәчәк. Ерак арага яктыртучы фаралар белән җәяүлене 100 метрдан күрергә була, ә яктырткыч элементлар белән ул 350 метрдан күренә. Димәк, җәяүлене машина бәрдерү куркынычы сизелерлек кими.
Ә инде күз күреме начарайганда, әйтик, томан, явым-төшем булганда җәяүлене күрү бигрәк тә авырлаша.
Билгеле, җәяүлеләрнең үзләренә юлда бик сак, игътибарлы булырга кирәк.
Транспорт якынлашып килгәндә юл аша чыкмау, капюшонны салу, зонтны җыеп кую, кәрәзле телефоннан сөйләшмәү зарур. Тротуарлар булмаган урыннарда юл читеннән барганда транспорт агымына каршы гына хәрәкәтләнергә ярый.
Машина йөртүчеләр колагына да әйтәсе килә. Көзге шартларда ышанычлы туктау һәм маневр ясау мөмкинлеге бирә торган тизлекне сайларга кирәк. Мәгълүмат өчен: сәгатенә 60 километр тизлек белән барганда автомобильнең тормоз юлы 23-30 метр булса, юеш асфальтта ул 60 метрга җитә.
Метеорологлар фаразлары буенча, октябрь уртасында инде минуслы температура булуы мөмкин, һәм моңа әзерләнергә кирәк. Беренче чиратта бу шиналарны алыштыруга кагыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер автомобильчеләр моны соңгы көнгә кадәр сузалар һәм бик авыр хәлгә калалар. Автомобиль экспертлары болай киңәш итә: тәүлеклек уртача температура +5,+7 градускача тотрыклы түбәнәйсә, кышкы шиналар куярга кирәк.
Машина йөртүчеләргә тагын шуны искәртәм: кагыйдәләр нигезендә, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда шофер тизлеген киметергә яисә туктарга һәм юл аша чыгучы яисә юлга кереп килүче җәяүлеләрне уздырып җибәрергә тиеш. Әгәр җәяүлеләр кичүе каршында транспорт чарасы туктаган яисә акрынрак хәрәкәт итә башлаган икән, калганнар шулай ук туктарга яисә тизлеген киметергә бурычлы. Җәяүлеләр кичүендә кеше юклыгына инангач кына юлны дәвам итәргә мөмкин.
Рәис Сафин,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
«Тотальный диктант» дип язарга чакырабыз!
«Тотальный диктант» дип язарга чакырабыз!
Ашыгыч кисәтү 18.04.2026
Ашыгыч кисәтү 18.04.2026
ФКГС-2027 Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә әзерләнәбез Важ мөһим вакыйга якын!
ФКГС-2027 Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә әзерләнәбез Важ мөһим вакыйга якын!
16
апрель, 2026 ел
17.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 17 апрель 2026 елның 17 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр)..
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз