Игелекле кунаклар күп булган

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Агачлар утырту акциясендә дә катнашканнар интернатта яшәүчеләр: район урман хуҗалыгы (җитәкчесе Евгений Васяйчев) бүлеп биргән 35 төп юкә һәм миләшне утыртып куйганнар.

Ә һөнәр училищесы директоры  Илнур Шәйдуллин кышка дип сатып алган бәрәңгене алып кайту өчен машина биргән.

Корбан бәйрәмендә дә кунаклар күп булган интернат-йортта: Татар Суксуы мәчетенә йөрүчеләр исеменнән Идрис Идиятуллин, Сокурыдагы “Юлчы” мәчетеннән Азат Гайнетдинов, Базарлы Матактагы “Актай” мәчетенә йөрүчеләр күчтәнәчләр китергәннәр. Бәйрәм белән котларга дип Югары Әлморза мәктәбе (директоры Фәнүзә Нотфуллина), “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте вәкилләре, Әлкидән Җәүдәт Садриев, Базарлы Матактан эшмәкәрләр Дамир һәм Гөлгенә Әһлиуллиннар, Фаиз һәм Суәйдә Шакировлар, Каргадан А.Гатин, шулай ук Ф.Нотфуллин  һәм башка бик күпләр килеп киткән бирегә. Бу игелекле кешеләргә интернат-йортта яшәүчеләр бик рәхмәтле. Шундый киң күңелле, юмарт якташлар булганда тормыш сынаулары да ансатрак тоела бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International