Фермерның бу ышанычы нигезсез түгел. Якыннары – укытучы булып эшләүче җәмәгате Елена да, өч баласы да аның планнарын хуплап, һәр эшендә ярдәм итеп торалар. Алай гына да түгел, кулга-кул тотынып эшләргә янәшәсендә олы улы Виктор бар. Югары белемле төзүче Виктор армия хезмәтеннән соң әтисенә ярдәм итәргә дип Казаннан авылга кайткан. Кулы эшкә ятып торган егет бүген Сергей Витальевичның төп таянычы.
Күренеп тора, Рыжковлар эштән курка торганнар түгел. Алга зур планнар коралар. Әмма аларны тормышка ашыру юлында проблемалары да бар. Бу – җир мәсьәләсе.
–Үз җирем булмаса, бу кадәр терлекне асрап чыга алмаячакмын,–ди Сергей Рыжков. –Малларны кыш чыгару өчен быел 200 мең сумлык печән сатып алдым. Шул бәягә әле бөртек аласым бар. Сатып алып кына ерак китеп булмас бит.100 гектар чамасы җир алып, терлек азыгын үзем үстерү турында хыялланам. Яңа ферма тирәсендәге кырлар миңа бирелсә, җиң сызганып, тагын да зуррак тырышлык белән эшләр идем.