“Табигать дуслары” кабат җиңде

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Әлеге уенны “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы үткәрә. Һәм безнең кызлар инде икенче тапкыр катнаша анда. Бу юлы Рәйнә һәм Ләйлә Әхмәтшина, Әлфинә Насыйбуллина Биектау районының Ямаширмә мәктәбеннән килгән “Казансу” командасы белән ярыштылар. Салман кызлары акыллырак та, белемлерәк тә икәнлекләрен исбатлап, көндәшләрен 33:23 исәбе белән җиңделәр. Укучыларны ярышка Иске Салман мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Насыйбуллина әзерләде.

oNormal>Эту игру проводит телеканал «Татарстан – Новый век». И наши девочки уже второй раз участвуют в ней. В этот раз Раина и Ляйля Ахметшины, Альфина Насыбуллина соревновались с командой «Казансу» одной из школ  Высокогорского района. Девочки из Салман победили соперниц со счетом 33:23 и подтвердили, что они и умнее, и грамотнее. Учениц к игре подготовила учитель татарского языка Старо-Салманской школы Гульфия Насыбуллина. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International