Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бердәм илдә бәрәкәт бар
2015 елның 31 октябре, шимбә
Әсәдулла Хисмәтов, сугыш һәм хезмәт ветераны, Түбән Әлки авылы:
–Бердәмлек бик кирәкле нәрсә инде ул. Аеруча безнең ил халкына. Чөнки иксез-чиксез илебез байлыкларына кызыгучылар һәрчак булып торган, шуңа күрә безнең бабайларга да, үзебезгә дә туган җиребезне яклап сугышырга туры килде. Бөек Ватан сугышында нинди көчле дошманны җиңеп чыктык бит! Әгәр ул вакытларда халыкта бердәмлек, уртак максат булмаса, илебез азатлыгын саклап кала алыр идекме? Фронтта төрле милләт кешеләре иңгә иң куеп сугыштык. Барыбызга да бер генә нәрсә – дошманны җиңү кирәк иде. Тылда да халык бердәм булды, тырышты. Инде бүгенге хәлләргә килсәк, Россия халкыннан кабат бер-берсе белән дус-тату яшәү, бердәмлек сорала. Әнә бит, дөнья ничек кайный!
Ирек Сәлахиев, Карга авылы имамы:
–Бергәлек, бердәмлек көндәлек тормышыбызда да, илкүләм сәясәттә дә, дөнья илләре һәм халыклары мөнәсәбәтләренә кагылганда да бик кирәк. Шундый хәлләр була, әйтик, кардәш-туганыбызны соңгы юлга озатабыз… Моны бер кеше генә башкарып чыга алмый, күршесенә, туганына, авылдашына таяна. Ил өстенә бәла-каза килә – бар халык күтәрелә андый чакта. Чөнки Илбашы – Президент та, нинди генә акыллы һәм бөек булмасын, халыктан башка берни кыла алмый. Шуңа күрә Илбашы тирәсенә тупланып, бердәм булырга кирәк безгә. Динебез дә бердәмлеккә, татулыкка өнди. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Галәйһисәлламның хәдисләре дә шуңа чакыра безне: нинди генә милләт кешесе белән күрше булып яшәсәң дә, аны хөрмәт ит, авырлыкта ташлама, ярдәм кулы суз, ди ул. Без, мөселманнар, шул турыда онытмаска, үзара бердәм, башка дин һәм милләттәге ватандашларыбыз белән дус-тату яшәргә телибез.
Ирина Ферапонтова, Иске Тахтала мәктәбе директоры:
–Мәктәбебез – милләтләр дуслыгы һәм бердәмлеге үрнәге. Чөнки бездә өч милләттән укучылар һәм укытучылар бердәм коллектив тәшкил итә. Рус, чуаш, татар, инглиз телләренә өйрәтәбез балаларны, шул телләрдә төрле чаралар үткәрәбез. Тормыш рәвешебез нигездә дуслык, үзара ярдәмләшү кебек бик кирәкле сыйфатлар ята. Бу илдәге сәясәт нәтиҗәсе дә дип уйлыйм. Әйтик, менә авылыбызда бик матур чиркәү төзелеп килә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры ярдәме белән салына. Республикабызда милләт һәм дин ягыннан кешеләрне аеру юк, бусы да халыкларның бердәмлеген, Ватанга береккәнлеген ныгыта гына. Һәрчак шулай булсын иде. Чөнки бу –Ватаныбыз иминлегенең алшарты бит.
Ләйлә Әхмәтшина сораштырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 15.04.2026
Ашыгыч кисәтү 15.04.2026
13
апрель, 2026 ел
14.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 13 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 14 апрель 2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал; - төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да).
12
апрель, 2026 ел
13.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
13.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
10
апрель, 2026 ел
11.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
11.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз