Район башлыгы котлый

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

“Илебезнең бөтен халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа. Безнең һәркайсыбызның киләчәге ил һәм республика, үзебез яши торган төбәк язмышы белән бәйле. Бүген Татарстанның Россия Федерациясенең иң куәтле һәм алдынгы регионнарыннан берсе булуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Нәтиҗәле тырыш хезмәтебез, үзара тату, тыныч яшәвебез белән без күпмилләтле уртак Ватаныбызның көч-куәтен тагын да арттыруга, бүгенге һәм киләчәк буыннарның иминлеген тәэмин итүгә үз өлешебезне кертәбез.

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм белән кайнар котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тормыш дәрте, хезмәт уңышлары, бәхетле имин гаилә тормышы телим”,– диелә район башлыгы котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International