Микро булса да, максаты олы

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Аңа 13.3нче сан бирелде. Исәпкә алучылар планшет белән эш иткәнлектән, аларның һәр адымы реаль вакыт режимында Мәскәүгә билгеле булып торды. 2010нчы елда узган халык санын исәпкә алу вакытында бу участокта 367 кеше яшәгән. Ә быел ун кешегә арткан – 377 кеше исәпкә алынган. Анкетага 24 сорау кертелгән. Мәсәлән, кешенең җенесе, яше, белеме, гаилә хәле, кереме төре, сәламәтлеге  хакындагы сораулар. Исәпкә алучылар гаиләдә ничә бала барлыгын, мөмкинлек булса, ничәне табарга теләүләрен, моның өчен нәрсә җитмәвен дә сораганнар.

Микро булса да, бу исәпкә алуның максаты мөһим һәм зур. Аның нәтиҗәләреннән чыгып илнең җәмгыяви сәясәте корылачак, төрле программалар эшләнәчәк һ.б. Ә 2016 елның 1 июленнән 15 августына чаклы илдә авыл хуҗалыгы исәпкә алыначак.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International