Безнекеләр бәйрәм ярминкәсендә

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Кала халкына авыл нигъмәтләре төяп һәр авыл җирлегеннән диярлек бардылар. Ярминкәдә иртәдән сату-алу гөрләде. Иске Салман, Үргәгар, Иске Алпар, Иске Чаллы авыл җирлекләре вәкилләре сатып алучыларга аеруча зур ассорттиментта товарлар тәкъдим иттеләр. Алар шәһәрлеләр өчен иң кирәкле азык-төлекне алып килгәннәр иде. Бәяләре дә сатып алучылар канәгатьләнерлек булды. Товарлары сыйфатлы булгач, тиз арада сатылып та бетте.

Район җитәкчелеге ноябрь ахырында үзебездә дә ярмикәләр оештырырга ниятли. Без бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International