Күп балалы гаиләләргә ––МЧС бүләге

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге истәлекле вакыйгалар уңаеннан Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең баш белгече Радис Инсапов күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Базарлы Матакта яшәүче, күп балалар тәрбияләүче Пимурзиннар һәм Шубиннар гаиләләренә тантаналы төстә порошоклы янгын сүндерү җайланмалары һәм янгын турында хәбәр итүче автоном приборлар бирелде. Әлеге бүләкләрне Пимурзиннар һәм Шубиннар канәгатьләнү һәм шатлык хисләре белән кабул иттеләр, күрсәтелгән ярдям өчен Россия МЧС системасына рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International