Корал эшли – ир мактана

2015 елның 13 ноябре, җомга

Киңәшмә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән узды. Аның эшендә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашты.

Семинарга Спас, Алексеевск, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарының инженер-техник белгечләре җыелды. Иң элек аларны Әлки җирендә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев сәламләде. Аннан авыл хуҗалыгы машиналарын нәтиҗәле файдалану буенча эшлекле сөйләшүләр булды.

Семинарның теоретик өлешеннән соң белгечләр “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте базасында быелгы агрочараларда катнашкан техниканың кышкы саклауга куелышы белән таныштылар. Әлеге мәйданчыкта тәҗрибә уртаклашу, кинәш-фикерләр белән  аралашу дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International