Исәннәргә гыйбрәт булсын

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Әлеге дата 2005 елдан бирле һәр ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә. Акциянең төп максаты – юлларда кешеләр һәлакәте проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Менә бу саннарга гына күз салыйк. Дөньяда юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше һәлак була һәм 100 меңгә якын кеше авыр җәрәхәтләр ала. Һәр елны  аварияләрдә 1,3 миллионга якын кешенең гомере өзелә, ә 50 миллионы имгәнеп инвалид булып кала.

Ни аяныч, бу ел башыннан бирле үзебезнең районда да юл-транспорт  һәлакәтләрендә ике кеше гомере өзелде.

Юл-транспорт һәлакәтләре  15-25 яшьләрдәгеләрне үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урында тора. Киләсе якшәмбедә үткәрелә торган акция – аварияләрдә һәлак булганнарны тагын бер кат искә алу, юл һәлакәтләре проблемасына кешеләрнең игътибарын юнәлтү мөмкинлеге. Вакытсыз өзелгән гомерләр исәннәргә гыйбрәт булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International