Яңа ел исе килә башлады

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Әлегә районыбызда, 2016 ел календарьлары  һәм берничә кибеттә Яңа ел бүләкләре сатудан тыш, әллә ни бәйрәм ыгы-зыгысы сизелми. Әмма Яңа ел исе бер чыкса – бар дөнья куба инде. Кибетләр ул көннәрдә күбрәк сәүдә итеп калырга тырыша, кафелар банкетларга заявка җыя, предприятиеләр үз эшчеләренә, аларның балаларына бәйрәм сөенече бирү өчен мәш килә. Яңа ел алдыннан урамнарыбызны, биналарны матур итеп бизәү дә күркәм традициягә әйләнде. Быел да  бу эштән беркем читтә калмас, бәйрәм утлары тагын да яктырак янар, Төп чыршыбыз зәвыклырак һәм ямьлерәк итеп бизәлер дип ышанырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International