Югары Әлморза укучылары –республикада беренче

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Әлеге фестивальне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан милли тикшеренү-технология университеты белән берлектә үткәрде. Югары Әлморза мәктәбенең 9нче сыйныф укучылары Ирек Галиев, Алмаз Сафиуллин һәм 8нче сыйныф укучысы Резедә Зиһашина фестивальнең махсус сертификаты белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда составына керүче әлеге укучыларның һәркайсы мәктәптә технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелегендәге “Яшь техник” түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Марс Нотфуллин исә Фән фестивалендә актив катнашкан команданы әзерләгән өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International