27 ноябрьдә безгә Казанның Вахитов районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән 2 команда, Чүпрәле, Биектау, Әгерҗе районнары, Яр Чалы һәм Бөгелмә җыелма командалары киләчәк. Шул ук көнне барлык командалар үзара берәр уен уйнаячак. Ә 18.00 сәгатьтә безнең «Актай-ДЮСШ» командасы кунакларның берсе белән уеннарны ачып җибәреп, матч үткәрәчәк. Яшь футболчыларыбызга көч биреп торырга теләгән һәркемне «Алинә»дә көтәләр.