Сәләтлеләрне кечкенәдән ачыклыйлар

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Дүртенче сыйныф укучыларының  рус теле, татар теле, инглиз теле һәм математика фәннәре буенча белемнәре сыналачак. Ә кечерәк сыйныфларда укучылар беренче чиректә үк инде Казанда республика Олимпиада үзәгендә төрле фән конкурсларында катнашкан. Берничә укучыбыз җиңүгә дә ирешкән. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Полина Балакирева «Математический марафон» бәйгесендә призер булган. Табигать турындагы белемнәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү сыналган «Мир вокруг нас» конкурсында шул ук мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Кирилл Буланкин призер булуга ирешкән. Ә дөрес һәм матур язу буенча «Граф Каллиграф» бәйгесендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алсу Мәхмүтова, 3 сыйныф укучысы Виолетта Кель һәм Юхмачы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Алинә Шәяхмәтова дипломант булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International