Иң башта полиция хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде. Ул халык иминлеге сагында торучыларга йөкләнгән зур җаваплылык хакында басым ясап әйтте, аларга катлаулы хезмәтләрендә уңышлар, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек теләде. Аннары район мәдәният йорты сәнгать осталары зур концерт күрсәттеләр.