Музыкантларыбызга рәхмәт белдерәләр

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йорты каршында эшләүче, районыбызда гына түгел, бүтән төбәкләрдә дә популярлык казанган “Әфганнан Чечняга кадәр” ансамбле Чаллыда Әфганстан сугышы һәм бүтән локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидлары өчен тернәкләндерү үзәге ачылуның 20 еллыгына багышланган концертта катнашкан. Аларның чыгышын бик ошатканнар. Рәхмәтләр әйтеп, кабат килүләрен сорап калганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International