Авыл көне авылдашларның актив катнашында узган. Яңа мәдәният йорты бу көнне җыр-биюгә күмелгән. Төрле милли традицияләрне дә искә төшергәннәр. Кайткан кунаклар да туган авылларының шулай яңарып, яшәреп китүенә бик сөенгән. Бу авылда бит яшьләр өйләр өлгертеп керә, елга аша күпер салынды, чиркәү төзелде, авыл уртасыннан асфальт юл уза. Ә кичен урамнар шәһәрдәге сыман яктыртыла.