Депутат сүзендә торды

2015 елның 20 ноябре, җомга

Авыл халкы шул инешкә торбалар салып, күтәрткән юл төзүне сорап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» җитәкчесе Фоат Вәлиевка хат белән мөрәҗәгать иткән булганнар. Шушы көннәрдә юл предприятиесенең район участогы егетләре ике урам арасындагы шул күперне ясаганнар. Анда алты куәтле техника берәмлеге көне буе эшләгән. Хәзер су агар өчен ике зур торба салынган күтәртелгән юлдан елның теләсә кайсы вакытында рәхәтләнеп йөрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International