Ярминкә 29 ноябрьдә билгеләп үтеләсе Аналар көне һәм 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырыла. Анда мөгезле эре терлек ите, кош-корт түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, бөртек, фураж, печән, салам сатылыр дип көтелә. Шулай ук утын, агач материаллары белән сәүдә итү булачак. Ярдәм кирәк булганнарга ярминкәдә сатып алган товарларын район социаль яклау бүлеге аша өйләренә транспорт белән илтеп кую оештырыла.