Буш торган өйләргә дә хуҗалар табыла: шундый алты йортта хәзерге вакытта үзбәк һәм кыргыз якларыннан күченгән 25 кеше яши. Бу арада гына авыл урамнарын яктырту өчен тагын биш лампа өстәгәннәр. Берничә ел эшләми торган ферма бинасына ремонт ясала – биредә савым сыерлары асралачак. Әлегә күрше авылга барып эшләргә мәҗбүр булган савымчылар ремонт тәмамланганны түземсезлек белән көтәләр.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

ТНВ каналының “Әдәби хәзинә” тапшыруында якташ әдипләребез Нәби Дәүли, Шамил Маннапов турында эчтәлекле һәм бик матур сюжетлар күрсәтелгән иде. Инде Әлки җиреннән чыккан тагын бер танылган шагыйрь – Бикә апа Рәхимовага багышланган тапшыру әзерләнә башлаган.

24 ноябрьдә “Әдәби хәзинә” тапшыруының иҗат төркеме районыбызда булып китте. Алар Базарлы Матак һәм Чуаш Кичүе мәктәпләре укучыларының Бикә Рәхимова шигырьләрен сөйләүләрен төшерделәр, Чуаш Кичүендә Бикә апа туып-үскән нигездә булып, аның бертуган абыйсы Габбас Зәйдуллинның истәлекләрен яздырып алдылар.

“Әдәби хәзинә” тапшыруы һәр атнаның чәршәмбе (14 сәгать 20 минутта) һәм якшәмбе (12 сәгать 30 минутта) көннәрендә эфирга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International