Газын да тоташтырдылар

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Тәнзилә һәм Рәис Галиевлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Аларга быел күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча хөкүмәт программасы нигезендә яңа зур өй салынды. Әлеге йортны районыбызда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятимнәр өчен торак, шулай ук социаль-мәдәни объектлар төзүдә актив эшләүче “Строитель и К” җәмгыяте җиткергән. Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов өйгә табигый газ тоташтыру мәсьәләләрен кайгырткан. Тиздән яңа өй зур гаилә шау-шуына күмелер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International