Һәм көзге чакырылыш башыннан ук инде 10 егетебезне шунда озаттык. Ә күптән түгул Карга авылы егете Айдар Вәлиев нәкъ менә шул частьтән хезмәтен тутырып кайтты. Аның әйтүенчә, безнең егетләр частькә исән-имин барып җиткәннәр, аларны бик әйбәт каршы алганнар, яшь солдатлар әлегә өйрәнүләр үтә, хәрби ант кабул итәргә әзерләнә икән. “Әти-әниләре һич кайгырмасын, безнең частьтә хезмәт итү авыр түгел, командирлар кайгыртучан, ашау-эчү дә мулдан”,–дип ышандыра Айдар.