Үргәгарда үзгәрешләр

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Буш торган өйләргә дә хуҗалар табыла: шундый алты йортта хәзерге вакытта үзбәк һәм кыргыз якларыннан күченгән 25 кеше яши.

Бу арада гына авыл урамнарын яктырту өчен тагын биш лампа өстәгәннәр. Берничә ел эшләми торган ферма бинасына ремонт ясала – биредә савым сыерлары асралачак. Әлегә күрше авылга барып эшләргә мәҗбүр булган  савымчылар ремонт тәмамланганны түземсезлек белән көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International