Әниләр көне алдыннан Пенсия фондының район идарәсендә күптән түгел икенче балалары туган аналарга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина аларны икенче тапкыр әни булулары һәм ана капиталы алулары белән ихластан котлады, күркәм теләкләрен җиткерде. Әниләргә  сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре, олы балалаларына исә уенчыклар тапшырылды. Әниләрне район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина да тәбрикләде, истәлекле бүләкләр бирде.

Шушы арада ике бала әнисе Алеся Ибраһимовага да ана капиталы сертификаты тапшырылачак.

Сүз уңаеннан. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын тагын биш елга озайтырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Мәгълүм булганча, әлеге программа 2016 елга кадәр генә исәпләнгән иде. Программа вакыты озайтылса да, ана капиталы күләме үзгәрешсез калачак. Хәзер ул 453 мең 260 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International