Билгеле, монда ниндидер күз күрмәгән ят нигъмәтләр хакында сүз бармый. Үзебезнең кул астында булган ризыклардан үзенчәлекле һәм тәмле итеп әллә нинди сыйлар әзерлибез бит. Әниләрдән өйрәнеп калган, кайчандыр газета-журналлардан күреп отып алган, дус-танышларыбыз биргән рецептларны кулланабыз. Аларны үзебез теләгәнчә үзгәртеп, камилләштереп тә җибәрәбез. Бәлки сез күпләр еллар буе әзерли торган салатларны үзенчәлеклерәк итеп ясыйсыздыр. Ә бәлки бәлеш камырын йомшак, тәмле итүнең сез генә белгән сере бардыр. Бәйгегә әнә шундый рецептлар белән хат-хәбәрләрегезне көтәбез. Фотосын куйсагыз бигрәк тә яхшы. Хәбәрләрегезне электрон почтага (alkred 1604@mail.ru) юллый аласыз. Килгән рецептларны без газетаның alki-rt сайтына “Конкурслар” бүлегендә урнаштырып барабыз. Сайтка кереп, яңа рецептлар белән дә танышып торыгыз.
Бәйгегә нәтиҗәләрне Яңа ел алдыннан ясаячакбыз. Бүләкләрне дә тәмлеләрен сайларга тырыштык. Беренче урынга – каз, шампан шәрабе һәм аш-су рецептлары китабы. Икенче урынга – кызыл уылдык, шампан шәрабе һәм рецептлар китабы. Өченче урынга – зур бәйләм банан, шампан шәрабе һәм рецептлар китабы.
Хат-хәбәрләрегезне озакка сузмый юлласагыз иде.