Ноябрь аенда районда 16 бала дөньяга килгән

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Әмма ай дәвамында 2 гаилә таркалган, 28 кеше вафат булган. Елның 11 аенда 137 әлкиле туган, 78 никах теркәлгән, 36 гаилә аерылышкан, 299 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: 2014 елның ноябрендә районда 12 бәби туган, 8 туй булган, 4 гаилә таркалган, 19 кеше үлгән. Ел башыннан бирле 178 бала дөньяга килгән, 88 гаилә төзелгән, 37 пар аерылышкан, 290 кеше вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International