Әлкидә терлек арткан

2015 елның 5 декабре, шимбә

Республикада авыл хуҗалыгы товарларының яртысын диярлек шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерә. Татарстан хөкүмәте аларга һәрчак ярдәм итеп килде. Киңәшмәдә  алга таба да шундый ярдәм буласына ышандырылды.

Әлеге чарада катнашкан 12 районның бары берсендә – Әлкидә генә халыкта сыерлар саны кимемәгән (хәтта 67 башка арткан). Бездә һәр шәхси хуҗалык уртача 11,4 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу республиканың уртача күрсәткече кадәр.

Киңәшмәдә “Терлекчелектә иң яхшы гаилә фермасы” номинациясендә Әсхәт Билданов (Әхмәт) бүләкләнде. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын арттырган Брискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина шулай ук кыйммәтле бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International