“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүчеләр физик мөмкинлекләре чикле балаларга аеруча игътибарлы булырга тырышалар:
алар һәм балаларның әти-әниләре белән 20 дәрес үткәргәннәр, 99 тапкыр өйләренә барып, төрле мәсьләләр буенча киңәшләр биргәннәр. Үзәккә йөрүче балалар белән шигырьләр, төрле уеннар өйрәнеп, район үзәгендә яшәүче инвалид балалар янына барганнар.