“Алинә” көрәшчеләрне җыйды

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Билбау көрәше соңгы елларда зур популярлык алды. Ул Казанда үткән  Универсиада уеннарына да кертелгән иде. “Алинә”дә үткән турнирда күрше Спас, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнары көрәшчеләре һәм үзебезнекеләр катнашты. Ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар бил алышты. Көне буе барган бәйгедә  150 гә якын көрәшче келәмгә чыкты. Нәтиҗәдә Әлки көрәшчеләре командасы беренче урынны алды. Икенче урында – Алексеевск, өченче – Аксубай көрәшчеләре.

Көрәш турниры район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе инициативасы белән үткәрелде. “Хузангай” җәмгыяте бәйгенең төп спонсоры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International