Аз керемле гаиләләрдә үсүче дүрт бала Чистайдагы “Раздолье” лагерына ял итәргә китте

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Аларны район социаль яклау бүлеге бушлай юлламалар белән тәэмин итте. Кышкы каникулларда бу лагерьга тагын балалар җибәрү мөмкинлеге бар. 4 гыйнвардан башланачак смена 21 көнлек, укучылар лагерь мәктәбендә укып торачак, дәресләре өзелмәячәк. Ә 5 гыйнвардан 7 көнлек смена башлана. Балаларына ял да, дәва да бирергә теләгән ата-аналар социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International