Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге бәйрәм алдыннан зур һәм вак кибетләрнең, кафеларның фантазияләрен эшкә җигеп, үз биналарын һәм тирә-юньнәрен зәвык белән бизәүләрен сорый. Яңа ел кәефе кибетләргә кергән һәр кешегә күчсен иде. Зур сәүдә нокталары һәм кафелар исә биналары каршында Кар кызы, Кыш бабай, әкият геройлары сыннарын да булдырсалар әйбәт. Сезнең тырышлыкны халык та, җитәкчеләр дә бәяләми калмас.