Әлки районында янгынга каршы режим гамәлгә кертелә

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бу чорда пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, башка объектлар чигеннән 500 метр ераклыкта, торак йортлардан һәм кешеләр күп була торган җирләрдән 50 метр читтә генә кулланырга мөмкин булачак. “Базарлы Матакта моның өчен махсус урын билгеләнәчәк һәм ул янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителәчәк”,–дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара бүлеге баш белгече Радис Инсапов.

Янгынга каршы махсус режим барышында кагыйдә бозучыларны 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Җаваплы затлар өчен штраф 15-30 мең сум, юридик затлар өчен 400-500 мең сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International