Ә инде 2016 елның 1 июленнән алкогольле продукцияне сатуның барлык очракларын ЕГАИСта теркәргә кирәк булачак. ЕГАИС (бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы) ничек эшли соң? Алкоголь тутырылган һәр шешәдә махсус марка бар. Аңа җитештерүче, лицензия, шешә тутырылган дата һәм эчемлекнең бүтән характеристикалары турында җентекле мәгълүмат белән Micro PDF417 штрихкоды кертелгән. ЕГАИС алкогольнең чынмы, ялганмы булуын әнә шуннан “укый”.