Гыйнвар урталарында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты – хатын-кыз күзлегеннән” дигән район конкурсы үткәреләчәк

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

“Хатын-кыз ана” номинациясендә акыллы, тәрбияле балалар үстерүчеләргә бәя бирәчәкләр. Мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар өчен махсус номинация бар. Шулай ук “Хатын-кыз – лидер”, “Минем язмышым – минем һөнәрем”, “Хатын-кыз –бизнес-леди” номинацияләре дә кызыксыну тудырырлык. Өлкән яшьтәге ханымнарга аерым бәя бирелер. Ә менә ир-егетләрне конкурста хәйрия эшчәнлеге, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек категорияләреннән чыгып бәяләячәкләр. Теләге булган һәркем бәйгедә катнаша ала. Заявканы мәдәният бүлегенә китерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International