Семинарда Базарлы Матак мәктәбендә шушы стретегиянең төп юнәлешләренең ничек тормышка ашырылуы турында сөйләштеләр. Директор урынбасарлары башта шушы темага коллегалары Р.Галиеваның докладын тыңладылар, инглиз теле укытучысы Л.Садыйкова үткәргән “Балалар арасында тынычлык дулкыны” дигән акция белән таныштылар. Аның укучылары чит илдәге яшьтәшләренә адреслап һәм дуслыкка өндәп открыткалар ясаганнар. Семинарның икенче өлешендә сыйныф җитәкчеләре Татьяна Балакирева, Е…Леонтьева, Валентина Желтухина һәм китапханәче Ирина Крылова төрле темаларга багышланган класс сәгатьләре күрсәттеләр.