Россия чигенә кадәр бардык
Оренбург яклары Соль-Илецк күлләренә ял итәргә, дәваланырга йөрүчеләргә яхшы таныш. Оренбургтан безне 611 километр аера. Бу 8 сәгатьлек юл.
Солдатларның әти-әниләре, туганнарына Оренбургка бару өчен район хакимияте махсус автобус бирде. Әлеге ерак юлга үз автомобильләре белән баручылар да булды. Без – район хакимияте вәкиле Фирдүс Нуруллин, хәрби комиссарыбыз Виктор Лаврентьев һәм “Әлки хәбәрләре” газетасыннан мин Салман егете… автомобиле белән автобустан ярты көн иртәрәк сәфәргә кузгалдык.
Шактый суытып алган көннәр иде бу. Татарстанда һава температурасы минус 10-12 градус булса, Оренбургка җитәрәк суык 20 градуска җитте.
Юлыбыз Әлмәт, Баулы шәһәрләре аша үтә. Татарстан чиген узуга, кесә телефоннарыбыздагы вакыт ике сәгатькә алга күчте. Оренбург юлы Урал тауларының чабуы аша да уза икән. Юлның таулы өлешен үткәч, безне тип-тигез дала озата барды. Юлыбызда татар авыллары да шактый очрады.
Оренбургта 560 меңнән артык кеше яши. Руслардан кала иң күбе татарлар, казахлар төпләнгән биредә. Оренбург өлкәсе Россиянең иң чигендә, ул Казахстан белән чиктәш.
Без хәрби частька төнге 12 ләрдә (андагы сәгать белән) килеп җиттек. Икенче көнне буласы присяга кабул итү тәртибе белән танышкач, шуннан ерак түгел кунакханәгә барып урнаштык.
Биредә бәяләр бездәгегә караганда арзанрак икән. Әйтик, кунакханәнең бер кешелек бүлмәсендә куну 750 сумга төште. Ашау-эчү дә бездәгедән арзан. Базар-кибетләрдә дә бәя аермасын күрдек.
Оренбург бик матур шәһәр икән. Бик күп зур-зур йортлар төзелә. Кыскасы, биредә тормыш кайнап тора.Дөрес, үзәк урамнардан борылуга кар көртләре башлана. Хәер, кар анда да әлегә әллә ни күп түгел.
Менә нинди булган безнең улларыбыз!
Икенче көнне безне бер солдат командирлары янына озатып куйды. Без часть командиры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы подполковник Андрей Можевинга район хакимияте бүләген – Казан Кремле сүрәтләнгән картина бүләк иттек.
–Бу картинаны Татарстан егетләре яшәгән казармага эләрбез. Ул аларга туган якларын хәтерләтеп торыр,–диде подполковник.
Без штабтан чыкканда солдатлар хәрби ант кабул итү тантанасына тезелгән иде инде. Улларының Ватанны сакларга әзер булулары хакында тантаналы төстә ант итү вакыйгасында катнашырга дип килгән әти-әниләр дә шунда.
Иң элек командирлар яшь солдатларга хәрби ант кабул итүнең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм җитди адым булуын кат-кат искәрттеләр. Аннан егетләр барлык хезмәттәшләре, әти-әниләре каршында присяга кабул итә башладылар.
Мин Әлки егетләренең ант итүләрен күбрәк фотога төшерергә тырыштым. Хәтеремдә, үземнең дә солдат альбомы хәрби ант кабул иткән фото белән башлана иде.
Присяга кабул итүгә яшь солдатларыбыз бик ныклап әзерләнгәннәр икән. Чын хәрбиләрчә оста,тигез атлауларын, көчле, ышанычлы тавыш белән ант сүзләрен әйтүләрен сокланып күзәттек. Ә әти-әниләр ихластан горурландылар. “Әле бит кичә генә малай-шалай иделәр, күрче нинди җитдигә әйләнгәннәр”,–дип пышылдашып та алдылар.
Аннан хәрби ант кабул итү уңаеннан тантаналы митинг булды. Анда Татарстан, Әлки егетләрен сәламләп, аларга уңышлы солдат хезмәте теләп район хакимияте исеменнән Фирдүс Нуруллин чыгыш ясады.
Соңрак ата-аналарны уллары белән күрештерделәр. Егетләребезнең өйләреннән чыгып китүләренә ике айга якын вакыт узган. Күренеп тора, яшь хәрбиләребез дә, аларның әти-әниләре дә сагынышканнар. Бигрәк тә әниләре газизләреннән күзләрен дә алмый карап торалар. Бу очрашу, һичшиксез, якташ егетләребез күңелендә озак сакланыр, авырлыкларны, сынауларны үтүдә аларга көч, дәрт биреп торыр.
Солдат бәрәңге әрчеми
Аннан без ата-аналар белән частьнең клубына уздык. Биредә инде безне егетләребезнең командирлары белән таныштырдылар, аларның телефоннарын бирделәр, хезмәт итү тәртибе турында сөйләделәр.
Ата-аналарны уллары биредән бернинди кайнар нокталарга җибәрелмәячәк дип ышандырдылар. Хәрби хезмәттәге балалары белән күрешергә теләге булганнарга, алдан часть командиры белән килешеп, очрашырга килергә мөмкин икән. Тик ул көннәр ялларга туры килсен һәм бәйрәмнәр булмасын, диелде. Шулай да солдатларны хәрби хезмәттән еш аермаска киңәш ителде. Кесә телефоннары аша да үзара аралашып торалар бит.
Солдатларны ашханәдә гражданский пешекчеләр әзерләп ашата икән. Хәзер элеккеге кебек солдатлар төне буе бәрәңге әрчеми.
Солдатлар кием-салым белән әйбәт тәэмин ителгән, ашау-эчү дә зур контрольдә, ди командирлар. Борчылмагыз, улларыгыз туңмый, тамаклары да тук, диюләре. “Дедовщина”дигән нәрсә дә биредә ят күренеш, диделәр.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та очрашуда сүз алды. Ул Әлки районы җитәкчелеге исеменнән солдатларга телевизор бүләк итте. Командирлар бүләкне алганда:
–Хәрби комиссариатның яшь солдатларны безгә юллап кына калмыйча, алар хезмәте белән кызыксынып, кайгыртып торуы бик әйбәт. Гомумән, Татарстан Республикасы үз уллары хакында даими кайгырта, алар хезмәт иткән частьләрне шефлыкка ала. Татарстан Президентының хәрби хезмәткә юллаган егетләр белән җитди эш алып баруларын без бик югары бәялибез.Хәрби командирлар исеменнән татарстанлыларга рәхмәт әйтегез. Киләчәктә дә шулай аралашып яшик,–диделәр.
“Тихий час”та бар
Менә без казармага үттек. Хәрби кием исе аңкып торган йокы бүлмәсендә ике катлы караватлар тезелеп киткән. Шунда ук ял почмагы, юыну бүлмәсе, кием-салым юу өчен автомат машина, душ кабиналары. Тагын бер бүлмә “бытовка” дип атала. Монда инде гимнастеркага ак яка тегү, сәдәф кадау, киемнәрне үтүкләү кебек егетләр өчен четереклерәк булган хезмәтләр башкарыла.
Ашханәгә дә сугылдык. Бик матур иркен зал. Бер өстәл артында дүрт кеше утыра. Солдатларга сайлап алырга шулпалы һәм икенче ашларның икешәр төрлесе тәкъдим ителә. Без хезмәт иткән замандагы әлюмин тәлинкәләр фарфорга алышынган. Чуен кәстрүл һәм чүмечләр дә күренми хәзер солдат ашханәсендә. Без солдатлар өстәленә дип Татарстан күчтәнәче – милли ризыгыбыз зур-зур чәк-чәкләрне биреп калдырдык.
Солдатларга әбәттән соң йоклап алырга бер сәгать вакыт та (“тихий час”) бирелә икән.
“Хәрби тормышка өйрәндек инде”
Җае туры килү белән мин үзебезнең якташ солдатлар белән сөйләшеп алдым. Базарлы Матак егете Динар Галләмовтан сорашам:
–Солдат хезмәтенә ияләшеп китү кыен булмадымы, Динар?
–Беренче көннәрдә бөтен нәрсә дә ят иде бит. Әмма тиз җайлаштык. Без бит монда районнан ун егет, бер-беребезгә ярдәм итешәбез, аралашабыз.
–Иртән йокы туймыйдыр инде?
–Җиденче яртыда подъем. Хәзер шул сәгатьтә уянырга өйрәндек. Ә отбой унберенче яртыда. Көннәр буе стройда йөрергә өйрәнәбез, хәрби Уставны ятлыйбыз, ант кабул итүгә әзерләндек.
–Солдат хезмәтен шундый итеп күз алдына китергән идеңме соң?
–Мин армия турында күп белә идем инде. Үзем бик тә теләп киттем хәрби хезмәткә. Шунысы яхшы, классташларым Айдар Гыйззәтов, Павел Тришин белән бер частька эләктем. Хәер, башка солдатлар белән дә дуслаштык, уртак тел таптык инде.
Динар әнисе Гүзәл белән сөйләшеп калды. Ә мин әниле-уллы Нуретдиновлар янына киләм. Лилиянең инде икенче улы Рафаэль хезмәт итә икән.
–Безгә бүген көне буе аралашырга мөмкинлек бирделәр. Туйганчы сөйләштек,–ди Лилия. –Хезмәт итә торган урыннары бик ошады. Командирлары да әйбәтләр икән. Без улларыбызның биредә хезмәт итүенә бик канәгать.
Базарлы Матактан Фәния Гыйззәтова да:
–Хәрби частькә килеп, улларыбызның ничек хезмәт итүен үз күзләребез белән күргәч, тынычланып калдык,–дип сөенә. –Биредә аларны бар яктан да кайгырталар икән. Үзләре дә зарланмый. Бер ел үтәр дә китәр, исән-имин булып акыллы гына хезмәт итә күрсеннәр.
Район хакимияте һәм хәрби комиссариат әлеге хәрби часть белән элемтәләрне киләчәктә тагын да ныгытыр, егетләребезне алга таба да бирегә юлларбыз, дип килешеп кайттык.
P.S. Без частьтән чыгып барганда бер солдат яныбызга килеп күреште.
–Сез Татарстаннан бит. Мин дә Казаннан. Сезне күргәч, туганнарымны очраткандай булдым,–ди.
Бу егет контракт нигезендә хезмәт итә икән. Оренбург кызына өйләнгән, баласы туган. Хезмәтеннән бик канәгать. Безгә дә Татарстан егетен биредә очратып сөйләшкәч рәхәт булып китте.