Редакциягә тәмле Маймыллар» кайтты

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге безне, редакция хезмәткәрләрен, ел да татлы Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерә. Әлеге бүләкләр ел символы белән дә бәйле була. Менә быел да «Татмедиа»ның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышына барган җиреннән редакторыбыз тәмле һәм бик матур «Маймыл» күчтәнәчләре төяп кайтты.

Бу сөйкемле маймыллар белән  үзебез башта туйганчы уйнадык. Аннары йомшак уенчыкның эчен ачып карасак – ул төрледән-төрле конфет-шоколодлар белән тулы икән.

Яңа ел рухы, бәйрәм шатлыгы күңелләрдә дә саклансын, киләсе елларга истәлеккә дә калсын дип, редакциядә бизәлгән Чыршы янында күчтәнәч Маймыллар белән фотога да төштек.

Шулай, кеше күңелен күрергә күп тә кирәкми бит. Сезнең дә, хөрмәтле укучыларыбыз, тормышыгыз вак һәм зур сөенечләр белән тулып торсын, күңелләрегез гел күтәренке булсын!

Яңа ел белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International