Якташларыбыз истәлегенә турнир

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Ярышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев һәм аның урынбасары Мария Платонова сәламләделәр. Спортчылар һәм җанатарлар гомерләре яшьли фаҗигале өзелгән якташларыбыз Айдар Игъламовны, Алсинә Галиеваны, Алинә Камалованы, Гөлинә Камалованы, Эльвина Яруллинаны, Радик Гәрәевны, Рамис Гыйматдиновны, Николай Друзинны, Илнар Закировны, Рафаэль Сафинны, Альберт Шаһиевны, Самир Шакаровны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннан командалар арасында волейбол бәйгесе башланды. Киеренке көрәштә беренче урынны  “Алпар”командасы яулады. Икенче урынны – “Айдар”, өченче урынны “Газовик” командалары алды. Әлеге чара “Актай” футбол клубы инициативасы һәм ярдәме белән узды. Спортчыларга мәрхүм яшьтәшләренең исемнәре язылган футболкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International