Яртысын гына түләргә була

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Хәзер, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көннән дә соңга калмыйча түләсәң, билгеләнгән сумманың яртысын гына да күчерергә мөмкин. Әмма әлеге кагыйдә барлык очракларга да кагылмый. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән, светофорның  кызыл утына чыккан (әгәр әлеге бозу бер ел эчендә кабатланса),  транспорт чарасын эксплуатацияләү яисә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында кеше сәламәтлегенә зыян салынган очракларда автомобильчеләр ташламаларга өмет итә алмый. Штраф турындагы карарны үтәү судья, әлеге карарны чыгарган орган, вазыйфаи зат тарафыннан кичектерелсә, штраф суммасы тулысынча түләтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International